Барлык яңалыклар
Новости
1 август 2023, 10:49

1 августтан нинди үзгәрешләр гамәлгә керә?

1 августтан балалары булган гаиләләр өстәмә түләүләр алачак.

1 августтан нинди үзгәрешләр гамәлгә керә?
1 августтан нинди үзгәрешләр гамәлгә керә?

Русиядә 1 августтан миллионлаган русияленең тормышына кагылышлы законнар үз көченә керә. Бу хакта URA.RU басмасы белдерә.

1) 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләү булачак. Максималь өстәмә 371 сумнан артмаячак. Шулай ук иминият взнослары хисабына пенсиянең тупланма өлеше дә артачак.

2) Милли валютаның яңа формасы - санлы сум барлыкка килә. Башта аны тест режимында кулланачаклар, ә илнең барлык халкы өчен санлы сум 2025-27 елларда тулысынча ачылачак.

3) Мобилизация буенча повестканың яңа формасы расланды. Ул электрон рәвештә дә барачак. Хәрби комиссариатлар хәрби исәпкә алуның бердәм реестрына күчә.

4) Мәскәү өлкәсендә аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләр мәктәп укучысына ел саен җиде мең сум акчалата түләү алачак. Түләү балаларны мәктәпкә җыярга ярдәм итәчәк. Алдагы елларда бу тәҗрибә башка төбәкләргә дә таратылачак.

5) Автомобильләргә үтилләштерү җыюы арта. Аны чит илләрдән Русиягә автомобильләр кертү белән шөгыльләнүче юридик берәмлекләр һәм шәхси кешеләр түләячәк. Җыем күләме автотехниканың төренә һәм двигательнең куәтенә бәйле рәвештә 1,7-3,7 тапкыр артачак.

“Кызыл таң” сайтыннан. 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: