Новости
1 Августа 2023, 05:58

Ике көндә 10 кеше батып үлгән

Ничә гаиләгә кайгы килгән... Башкортстанда шимбә-якшәмбе көннәрендә, 29 һәм 30 июльдә, су коеныр өчен махсуслаштырылмаган урыннарда 10 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ике көндә 10 кеше батып үлгәнИке көндә 10 кеше батып үлгән
Ике көндә 10 кеше батып үлгән

Кичә иртән бу хакта  БСТ каналындагы “Сәләм” тапшыруында туры эфирда БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе начальнигы урынбасары  Петр Ильин  хәбәр итте.

“Һәм тагын бер статистика – ел башыннан алып  Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катер һәм көймәләр белән биш авария очрагын теркәгән. Игътибар  кайда да кирәк. Исегезгә төшерәбез, махсус җиһазландырылган пляжларда гына су коену хәвефсез. Аларның исемлеге БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында бар. Ә республика пляжларының махсус интерактив картасы БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында бар”, – диде Петр Ильин.

Республика халкына тагын бер тапкыр суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр:

суда ял иткәндә алкоголь кулланмагыз;

балаларны күзәтеп торыгыз һәм алар суда булса, алар янында булыгыз;

якынча 10-15 минут йөзегез;

буйлар артыннан йөзмәскә һәм сулык аша йөзеп чыгарга тырышмаска;

озак вакыт кояшта ял иткәннән соң, баш белән суга чуммаска.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас