Безнең геройларыбыз – Марат белән Зилә. Хәзер яшь егетнең кыз янына танышу өчен клеш чалбар, калын табанлы, биек үкчәле ботинка киеп килүе көлке тоела. Ул чакта егет Бәләбәйдә “беренче” модник була. Кыз аңа ишекне ача – ә ул каушап кала һәм абыеңа килдем, ди.
Озак кына матур итеп йөргәннән соң егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ике елдан Марат белән Зиләнең беренче сабыйлары – уллары Артур туа. Ул бар яклап әти-әнисенә таяныч-терәк булып үсә. Ә 1994 елда әтисе кызы Динара дөньяга килә. Артур сеңлесенә нянька була, әти-әниләре эштә чакта, бар җиргә аны үзе белән йөртә.
Марат Гамир улы дальнобойщик булып эшли, ул бүген дә, 61 яшендә, ерак юлларга тугры кала. Ә Зилә Мәүлетҗан кызы тегү ательесында эшли, шәһәрнең кәттә кызларын киендерә. Инде күп еллар аның үз эше. Эше сыйфатының югары икәнен белгәнгә күрә, аңа иң катлаулы заказларны ышандыралар.
Бүген эшсөючән Йосыповлар гаиләсенең хуҗалыклары зур, купшы йортларын яратып карап-төзекләндереп кенә торалар, түтәлләрдә күзләрне иркәләүче аллы-гөлле чәчәкләр. Әти белән әни – шулай ук үз гаиләләрен бәхетле корган балаларына һәр яклап үрнәк. Хәзер картәти белән картәнинең бәйрәм һәм башка көннәрендә дә дүрт оныклары – Самира белән Эмир, Наир белән Заур шатлык өстенә шатлык өстиләр,
Зилә Мәүлетҗан кызы белән Марат Гамир улы Йосыповлар бер-берсен ярата һәм ихтирам итә, ышана һәм кичерә, мәхәббәтләрен саклый һәм яклый беләләр. Кырык ел тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлап, алар хәстәрлекле балалар үстерделәр, бүген оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр.
Әти-әнинең кызгылт якут туе – зур һәм тату гаиләгә горурланыр өчен матур сәбәп.
Гүзәл Йосыпова.