-2 °С
Болытлы
Вафатыннан соң 31 ел узган, шулкадәр ук вакыт “Автонормаль” заводында матур традиция яши – Марс Әмировның туган көнендә чәчкәләр бәйрәме һәм беренче директорны искә алу көне үтә.
Күпьеллык йола буенча хаклы ялдагы завод эшчәннәре Үзәк Мәдәният сарае алдындагы М.Г. Әмиров һәйкәленә һәм фасадындагы сурәте барельефына чәчкәләр салдылар.
Аннары ветераннар советы бинасында бәйрәм өстәле артында Марс Гизетдин улын искә алдылар. Аның хәләле җефете Ләйлә Ибраһим кызы бу көннең мәртәбәле кунагы булды.
Ася Кәбирова.