Башкортстанның берничә районында, корылык булу сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Тиешле боерыкка республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Билгеле булганча, гадәттән тыш хәл режимы 28 августка кадәр Әлшәй, Бакалы, Балакатай, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Миякә, Салават, Тәтешле, Хәйбулла, Чакмагыш, Шаран һәм Яңавыл районнарында кертелә. Бу муниципалитетлар гадәттән тыш хәл зонасы дип танылган.
Тармак оешмаларына крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре белән берлектә туфрак корылыгы нәтиҗәләрен йомшарту буенча тулы чаралар күрү йөкләнгән. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыл хуҗалыгы культуралары һәлак булудан килгән зыянны һәм аларны үстерү вакытына кадәр чыгымнарны дәлилләүче документлар әзерләргә кирәк. Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка йөкләнгән.
Фото: "Башинформ" агентлыгы