Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2023, 12:30

Башкортстаннан күп балалы әни махсус хәрби операция зонасына китәргә әзерләнә

Туймазыдан балигъ булмаган өч бала әнисе Резеда Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган, сайлану, медкомиссия үткән һәм тиздән СВОга китәчәк. Ул анда яугирләргә ярдәм итәргә барам дип белдерде.

Башкортстаннан күп балалы әни махсус хәрби операция зонасына китәргә әзерләнә
Башкортстаннан күп балалы әни махсус хәрби операция зонасына китәргә әзерләнә

Резеда 15 еллык медицина стажына ия. Туймазы медколледжын тәмамлагач Октябрьский шәһәре дәваханәсендә регистратурада эшләгән, аннары хирургия бүлегендә медсестра булган. Белгеч дәваханәдә коронавирус пандемиясе вакытында да эшләгән һәм “зур көчергәнешнең нәрсә икәнен белә.” Хәрби хәрәкәтләр зонасына бару аның өчен – “үзеңне, экстремаль шартларда белгәннәреңне сынап карау, бүгенге җиңел булмаган чакта хезмәттәшләренә ярдәм итү”.

 “Өлкән балалар минем бу кылыгыма аңлап карадылар. Бәләкәйсе әлегә бер ел әнисен күрмәячәген аңламый”, – дип өстәде ханым.

Балалар белән, өлкәненә 17 яшь, Резеда хезмәттә чакта ире кала. Ул машина төзелеше техникумында водитель. Ханымның иренә ышанычы ныклы:”Ул бик җаваплы, без барсын да җиңәрбез”, – ди ул.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: