– Лилия Флүр кызы безнең ресторанда нигез салынудан ук, 2004 елдан эшли, училище тәмамлагач та килде. Беренче чиратта, бик тәрбияле, өлкәннәргә ихтирамлы ханым. Ул, унсигез яшьлек кенә кыз, вазыйфаларына тотынганда, монда тәҗрибәле пешекчеләр эшли иде. Һәм Лилия һәр искәртүгә колак салып, һәр сүзне йотып барды. Бүген инде ул үзе менә дигән белгеч, аңа киңәш сорап мөрзҗәгать итәләр, фикеренә колак салалар, исәпләшәләр. Без ансыз ике кулсыз. Ул кайнар ризыклар өчен җавап бирә, һәм аны теләсә кайсы өстәлгә куярга була, ул бар җирдә матур итеп бизи, матур итеп тәкъдим итә. Ул әзерләгән ризыклар иң тәмле, матур, аппетитлы. Югары дәрәҗәдәге профессионал, мактауларга бик лаек, – дип сөйли “Чех ихатасы” җәмгыяте директоры Эльза Яковлева.
Аның сөйләгәннәре шулкадәр образлы, җитәкче сүзеннән соң нидер өстисе дә түгел сыман. Әмма килгәннәрнең барсы да канәгать калган, гастрономия могҗизаларын иҗат итүче пешекче белән сөйләшеп алу теләге көчәйде генә.
Ягымлы, ачык һәм ихлас... Лилия Флүр кызы беренче минутлардан ук үзенә каратты. Аның турында гәзиттә язарга булганга гаҗәпкә калды ханым. Ул үзен текә белгеч итеп санамый, киресенчә, әле күпкә өйрәнәсе бар, ди. Булган бар буш вакытын кулинария турында китаплар укуга багышлый, интернетта әзерләү сәнгатенә бәйле сорауларга җаваплар эзли. Ә тагын уллары белән саф һавада йөрергә ярата. Аның бөтен ялы менә шул, ә калган вакытын йә эшкә, йә балалар белән шөгыльләнүгә арный.
– Пешекче булу җиңел түгел: эссе плиталар, әзерләнүче ашамлык исләре янында озын көн буе аякта торасың...
– Күңелле мәлләр буламы? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Әйе, бу авыр физик эш, аяклар арый, авырта, әмма әзерли башлагач, бөтен дөньяңны онытасың, – дип җавап бирә Лилия Фәтхетдинова. – Дәртләнеп эшләвеңне үзең дә сизмисең. Сине барсын да тиз һәм тәмле итеп әзерләү, матур итеп тәкъдим итү азарты чолгап ала, ә аннары килгәннәрнең нинди аппетит белән ашавын күрү рәхәтлек бирә. Ярты төн җиткәнен дә, ябарга вакыт икәнен дә сизмисең. Менә шулар эштә иң мәсхиләт мәлдер дип уйлыйм. Кунаклар аз булган, тыныч көннәрдә миңа шул азарт җитми.
– Унсигез елда ризыкларны әзерләү процессы үзгәрдеме?
– Әлбәттә, без элек гадирәк блюдолар әзерли идек. Бүген аларны бирү үзгәрде, сорау икенче. Кешеләр ашауга башкачарак карый башладылар, алар ризыкның тәмле дә, матур да, файдалы да булуын телиләр. Барсы да дөрес туклану ягында, составны, калориялылыгын карыйлар, ничек әзерләнүен сорашалар. Клиентларга сайлау мөмкинлеге булсын өчен көн саен өчәр төрле аш, гарнир, итле, балык белән ризыклар, салатлар әзерлибез. Әгәр кунакның көтәргә вакыты булса, аның теләге буенча ризык әзерлибез. Без килгән һәркемне ихтирам итәбез, ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышабыз.
– Ә нинди ашамлыкны һәрчак теләп әзерлисез?
– Аерып кына әйтә алмыйм, төрлесен әзерләргә яратам. Тиз мавыгам. Сынап, эшләп карау ошый. Мин эшкә килгәндә чех блюдосына заказ бирделәр. Рецепт буенча аны әзерләргә 3-4 сәгать кирәк. Мин аны бөтенләй икенче төрле, русчалатып әзерләдем. Барсына да ошады, – дип елмая Лилия Флүр кызы.
– Ризыкны күңел биреп әзерләргә кирәк, диләр.
– Мотлак шулай. Әгәр начар кәеф белән, теләмичә генә әзерләсәң, бер блюдо да тәмле булмый. Мин һөнәремне яратам һәм һәрвакыт эшкә шатланып киләм, – ди оста.
Тәмле ашарга теләмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ә кеше тук икән, ул бәхетле. Ризыкка төп ингредиент – ярату өстәлгән икән, нәрсәләр кушып әзерләнүе мөһим дә түгел.
Галия Ванюшина.
Автор фотосы