«Хәзер «башкорт аты» атамасын республика территориясендә генә кулланырга мөмкин. Башка атлар болай атала алмый», - дип искәртте ул.
«Бу алдагы нәсел эшенә этәргеч бирәчәк. Сезнең күрсәтмәгез белән башкорт аты фәнни-тикшеренү институты булдырылды, ул генетика белән эшләячәк. Геномга расшифровка ясап, алга таба тикшеренүләр үткәрә, атларның башка токымнарын китереп чыгара алачакбыз», - диде Башкортстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11-13 августта Урал аръягында II «Башкорт аты» фестивале узачак. Аны традицион рәвештә үткәрә башларга ниятлиләр һәм быелдан ул халыкара статуска ия булачак.
Васильев фотосы
Чыганак: татар-информ.