Новости
10 Августа 2023, 04:00

Хәрби хезмәткә 30 яшькә кадәр чакырачаклар

Без үскәндә 27 яшькә кадәр чакыралар иде...

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәрби хезмәткә 30 яшькә кадәр чакырачакларХәрби хезмәткә 30 яшькә кадәр чакырачаклар
Хәрби хезмәткә 30 яшькә кадәр чакырачаклар

Призыв буенча  хәрби хезмәткә чакыруның югары чиге 30 яшькә кадәр арттырылды. Русия Президенты Владимир Путин 1993 елның 28 мартында гамәлгә куелган «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль законга шундый үзгәрешләр кертте.

«22нче маддәнең 1 пунктындагы «а» подпунктында «27 яшь» сүзләрен «30 яшь» дип алмаштырырга», диелгән бүген хокукый мәгълүмат порталында чыккан документта.

Армиягә чакырылышның түбән чиге шул ук  кала. Үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан   үз көченә керәчәк. Элегрәк Дәүләт Думасының Оборона буенча  комитет рәисе Андрей Картаполов хәбәр итүенчә, закон проектының 2нче укылышына төзәтмәләрне караганда чакырылыш яше 18дән 30 яшькә кадәр булачагы турында карар кабул ителде. 

Чыганак: lenta.ru

 Фото:zolya.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас