Новости
11 Августа 2023, 04:00

Башкортстанда Җиңү Байрагын тиешенчә кулланмаган өчен штраф салыначак

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләр әзерли

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда Җиңү Байрагын тиешенчә кулланмаган өчен штраф салыначакБашкортстанда Җиңү Байрагын тиешенчә кулланмаган өчен штраф салыначак
Башкортстанда Җиңү Байрагын тиешенчә кулланмаган өчен штраф салыначак

Закон Җиңү көнендә байракның күчермәсен куллану хакындагы законны үтәмәүчеләргә штраф салуны күз уңында тота. Вазифалы кешеләр өчен штраф – 10 нан 15 меңгә кадәр, юридик шәхесләр өчен 20 дән 25 мең сумга кадәр булачак. Әлегә закон беренче укуда кабул ителгән.

Төбәк парламенты рәисе Константин Толкачев фикеренчә, Җиңү Байрагының күчермәләрен куллану тарихи хәтерне саклауга һәм илсөярлек тәрбияләүгә булышлык итәчәк.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас