Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2023, 10:00

Дистәләрчә ел һәм чакрымнар аралыгы

Аксаков юл аралыгы яисә дистанциясе тарихы бу территорияләр икътисады һәм мәдәнияте, алар тормышындагы мөһим социаль яңарышлар, зур үзгәрешләр белән аерылгысыз бәйләнгән. Дистанцияның атамасы  исемен бөек рус язучысы Сергей Тимрофеевич Аксаковка 100  яшь тулу елында алган Аксаков станциясеннән.

Дистәләрчә ел һәм чакрымнар аралыгы
Дистәләрчә ел һәм чакрымнар аралыгы

90 ел “гомерендә” Аксаков юл дистанциясы  этаплап үсешкән һәм берничә тапкыр чикләрен алыштырган. Кропачево – Абдулино участогындагы дүрт дистанция арасында төп йөрештә ул иң озыны – 180 чакрым.

1960 елдан Аксаков юл дистанциясы гамәлдәге чикләрдә эшли һәм 177 чакрым  озынлыктагы ике юллы участокның 1378дән 1554 чакрымына кадәр юл участогын, шулай ук тугыз станцияны  хезмәтләндерә. Алар: Талды-Бүләк, Приют, Аксаков, Глуховская, Аксен, Шафран, Раевка, Дәүләкән, Шингәк-Күл. 13 чакрым бер юллы Аксаков-Бәләбәй кушылма юлы да, Бәләбәй станциясын кертеп, монда ук керә.

Шушы еллар эчендә фәнни-техник алгарыш бихисап үзгәрешләргә йогынты ясаган. Дистанцияда  юлның өске төзелеше алышынган, ул бер-берсенә тоташмаган, электр кертелгәч, паровоз белән  тарту үткәндә кала, аңа алмашка электровозлар һәм тепловозлар килә. Тимер юл магистральләрен төзәтү, тәртиптә тоту өчен сарыф ителгән кул хезмәтен әкренләп машиналар һәм механизмнар алыштыра.

Бүген дә Аксаков юл дистанциясы үсешүдән туктап калмаган, ул байтак эчке үзгәрешләр кичерә. Аерым перегоннарда юлчылар өчен модульле вагончиклар, җылыну пунктлары урнаштырылан. Уку-өйрәнү полигоны җиһазланган, анда юл комплексы хезмәткәрләре техник уку үтәләр. Уку классы интерактив такта һәм компьютер техникасы белән  яңартылган.

Әлеге вакытта Аксаков юл дистанциясында  биш йөзгә якын кеше эшли. Алар –  үз эшенә бирелгән, үзләрен аямыйча югары җитештерүчәнлек белән, иҗади эшли белә торган профессионаллар. Бу кешеләр элекке буын тимер юлчыларның данлы хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам итәләр.

2017 елдан бирле дистанция коллективын Александр Смолин җитәкли. “Безнең төп максат – поездлар хәрәкәтенең хәвефсезлеген тәэмин итү, предприятиегә ышандырылган юл участокларын сыйфатлы хезмәтләндерү, – ди Александр Смолин – Һәр подразделение алдына төгәл бурычлар куелган, һәм, алар уңышлы үтәлсен өчен, эш өчен дә, ял өчен дә уңай шартлар кирәк. Безнең чын һөнәрмәннәр коллективының хезмәт вахтасын лаеклы дәвам итүенә, үткәннең данлы традицияләрен ишәйтүенә  ышанам.

“Кубышевский железнодорожник” газетасы материаллары буенча

Фото: Архив ПЧ-15.

Дистәләрчә ел һәм чакрымнар аралыгы
Дистәләрчә ел һәм чакрымнар аралыгы
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: