Республикада гамәлгә ашырылучы “Башкорт озын гомерлелеге. Туризм” проекты буенча Туймазы районындагы эшкуар Фәнир Галимов тырышлыгы белән булдырылган һәм шактый тиз арада популярлык яулаган “Бабай утары”на юл тоттык. Юллар тигез, водитель оста – тиз үк килеп җиттек.
Безне анда Гөлнара ханым ачык йөз белән каршы алды. “Бабай утары”нда күргәннәр, узган гасырда татарлар яшәгән йортлар, абзар-куралар һ.б. гүя халкыбызның үткән-кичергәннәре белән очраштырды. Күңелләрдә тарихи хәтер яңарды.
Татар халкы борыннан кунакчыл халык, милли ризыклардан әзерләнгән төшке ашлар белән дә сыйладылар безне. Ә аннары Фәнир Галимовның туган авылы Төмәнәктә булып, ул төзекләндергән Инәкиләр чишмәсе суын авыз иттек, Ак өмет мәчетендә булып догалар калдык.
Туймазылыларга рәхмәтле булып, кайтыр юлга чыктык. Сәяхәт искиткеч якты хис-тойгылар калдырды, халкыбызның үткәнен тирәнрәк өйрәнү теләген көчәйтте.
Гөлсинә Вәлиева.