Новости
15 Августа 2023, 07:00

Башкортстан сейсмологы Антарактидада туган шәһәренең исемен язган

Русиядәге иң зур Новолазаревская антарктик станциясында Учалы атамалы күрсәткеч барлыкка килде. Алтактада башкорт шәһәренә кадәрге ераклык та күрсәтелгән – 14 410 чакрым.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан сейсмологы Антарактидада туган шәһәренең исемен язганБашкортстан сейсмологы Антарактидада туган шәһәренең исемен язган
Башкортстан сейсмологы Антарактидада туган шәһәренең исемен язган

 

Күрсәткечне Учалы районыннан сейсмолог Айнур Галин туган шәһәренең 60 еллыгына куйган. Бу хакта “Башинформ”га район хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдиновның социаль  челтәреннән билгеле булды.

Полярниклар үзара “чыршы” дип аталган күрсәткечтә илнең киң географиясы күрсәтелгән. Анда бәләкәй шәһәрләрнең дә, миллионлы  калаларның да исемнәре бар.

 

Башкортстан сейсмологы Антарактидада туган шәһәренең исемен язган
Башкортстан сейсмологы Антарактидада туган шәһәренең исемен язган
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас