“Тугандаш Дагыстан халкына олы кайгы килде. Без кайгыда да, хәсрәттә дә бергә булачакбыз. Һәлак булганнарның якыннарының авыр кайгысын уртаклашам һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләрен Башкортстанга чакырырга телим, монда аларга медицина һәм санатор ярдәм күрсәтеләчәк”, – дип белдерде республика җитәкчесе.
Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы барлык тиешле хезмәтләргә кичекмәстән төбәктәге ягулык кою станцияларын тикшерергә кушты.
“Башинформ” хәбәр итүенчә, Махачкалада ягулык кою станциясында шартлау нәтиҗәсендә 102 кеше зыян күргән, аларның 27 се һәлак булган. 15 августта республикада матәм көне игълан ителгән.
"Башинформ" буенча.