Кош гриппы Авдондагы “Башкирская” кошчылык фабрикасында ачыкланды. Предприятиедән 5 километр аралыктагы әйләнә-тирә территория хәвеф зонасы дип билгеләнде. Бу территориягә Авдоннан тыш, Жуково, Сергеевка, Уптино авыллары, “Дубрава”, “Отдых” “Солнечный-3”, “Дубравушка” бакчачылык ширкәтләре, “Эталон” бакчачылык берләшмәсе керә.
Хәвеф зонасының 10 километр әйләнәсендәге территория дә күзәтү астында булачак. Аңа Уфаның Дим бистәсе, башкала һәм Чишмәнең кайсыбер авыллары эләгә.
Чирле кошларның соңгысын юк иткәннән алып 21 көн үткәннән соң карантинны бетерү турында карар кабул ителәчәк.
Чыганак: “Өмет” газетасы сайты