

Алар үз йортларын төзиячәк, кече предприятиеләр, балалар бакчалары һәм медицина пунктлары ачачак.
Африкадан күченеп килгән кешеләр өчен 30 колонияне алдагы 5 елда төзергә планлаштыралар.
Беренче пилот проектын Тверь өлкәсендә гамәлгә ашыра башлаганнар. Барлык күченүчеләргә кирәкле инженерлык инфраструктурасы булган участоклар биреләчәк. Русиягә килгән фермерлар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәчәк - бәрәңге үстерәчәк, сыерлар үрчетәчәк.
Күченүчеләрне уңышлы адаптацияләү өчен урыс телен өйрәтәчәкләр. Моның өчен махсус онлайн-курслар ачылачак. Бу эш 1 сентябрьдә үк башланачак. 200гә якын кеше аны Евразия университеты программасы буенча дистанцион рәвештә өйрәнәчәк.
4 августта Тверь өлкәсендә "афроавыл"ның беренче ташын салганнар. Пилот проекты шулай ук Мәскәү өлкәсендә гамәлгә ашырыла. Аннан соң аны илнең башка субъектларына да таратырга мөмкиннәр.
Чыганак: “Кызыл таң” сайты