Аларның өчесе – Хәйбулла, Белорет һәм Зианчура районнарында, әлегә сүнмәгән.
“Хәл – күзәтүдә. Авылларга ут янамый”, – дип хәбәр итте иртән 21 августта Башкортстанның республикага идарә итү үзәгеннән Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Кәримова.
Аның сүзләренчә, ял көннәрендә республикада 80 техноген янгын теркәлгән. “Башинформ” хәбәр итүенчә, Бөредә янгын аркасында бер хатын һәлак булган. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Исегезгә төшерәбез, синоптиклар җиткерүенчә, якын көннәрдә Башкортстанда һава торышы үзгәрә, яңгырлар көтелә. Һава температурасы түбәнәя. Яшенле булуы ихтимал.