Уйлап карасаң, һәр кеше – үз язмышы, тормышка үз карашы, үз холык-фигыле белән үзе бер дөнья. Ул дөнья кызыклы вә мавыктыргыч та, шатлыклы вә кайгылы да, якты вә болытлы да, өлгеле вә гыйбрәтле дә булырга мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын, тәкъдирең маңгаеңа язылып куелган дисәләр дә, тормыш китабыңны сокланырлык итеп язу өчен нәселдән күчә килгән, ата-анаң, авылың, мәктәбең тәрбиясеннән башка үз тырышлыгың, максатчан, көчле ихтыярлы булуың, гыйлем туплавың, туктаусыз үз өстеңдә эшләвең кирәк шул. Нәкъ менә әлеге сурәтләмәм герое Рәсүл Корбан улы Гәрәев шикелле.
“Бәләкәйдән эшләп үстек”
Тумышы белән ул гап-гади авыл малае, Бәләбәйгә кул сузымындагы гына Туймазы районының Кәлшәле авылыннан. Ә Кәлшәле авылыннан гел шәп кешеләр чыккан дип әйтсәм, хата булмас. Күренекле профессорлар, нефтьчеләр булып танылган Мусиннар, өч бертуган Мәхмүт, Әхнәф, Әхмәт Юлдашевлар... Дүрт балага (шуларның берсе шук, тынгысыз Рәсүл) гомер биреп, тәрбияләп үстерүче эштә тырыш, авыл халкы арысында абруйлы Минегөл белән Корбангали Гәрәевлар алар белән күрше генә булып тату гомер иткәннәр.
Кеше гомерендә нинди генә якты, матур мизгелләр булмасын, барыбер самими балачак – аның иң бәхетле чагы. “Без башка авыл балалары сыман бәләкәйдән эшләп үстек, – дип искә ала Рәсүл Корбан улы. – 7 нче класста укыганда ике дус малай белән акча эшләргә була авыл урманында агач кистек. Кая анда бензопычкы, аркылы пычкы белән бит әле ул! Бәләбәйдәге гортопка тапшырып, акча алдык та өйгә дә кайтмыйча Кандрага әйберләр алырга киттек. Нишләптер Бәләбәйдән аласы итмәгәнбез, авыл малайлары бит, шүрләгәнбез, күрәсең. Мәктәпкә кирәк-яраклар, аякка кытай кедасы, әти-әниләргә күчтәнәчләр алдык, шатлыклы мәлләр булган инде бу.
Ә чөгендер эшләүләр? Бу бит узган гасырның 60 нчы еллары, әле кул көче бик күп таләп ителгән заманнар. Авыл хатыннарына, шулай ук Рәсүлнең әнисенә дә, җәй саен гектар ярым чөгендер бүлеп бирәләр. Аны берничә кат утарга кирәк, ә көз көрәк белән казып аласы, ташып, түгәрәк ясап өясе, кисәсе, тазартасы, аннары машинага төяп озатасы. Шикәре тәмле булса да, мәктәптән кайтып әнисенә ярдәмгә басуга ашыккан балаларның чистый үзәгенә үтә бу чөгендер дигәннәре. Менә шул чакта Рәсүл: “Мин чөгендер эшләмим – укыйм!”, – дип үз-үзенә сүз бирә.
Бар фәннәр дә татарча укытылган Кәлшәле мәктәбендә Рәсүл Корбан улы яхшы укый, аеруча физика һәм математикадан көчле була. Классташы, булачак хәләл җефете Флүзә исә бар фәннәрдән дә бик яхшы укый. “Бервакыт шулай рәсем дәресендә капкачы ачылган чемодан төшерергә куштылар. Минем капкач зур, ямьсез килеп чыга. Аптырагач, Флүзәнең төшереп бирүен үтендем, – дип искә ала Рәсүл Корбангали улы. – Менә шуннан соңга таба яратуга әйләнгән дуслыгыбыз башланды да инде”.
8 нче классны тәмамлагач, укырга кая барырга дигән сорау килеп туа. Ул чакта Бәләбәй махсус урта уку йортларының абруйлы вакытлары, конкурслар гаять зур. Флүзә белән педучилищега укырга барыр иде, рус теленнән диктант яза алмам дип шүрли. Ул авыл хуҗалыгы техникумына барырга карар итә, күрәсең, бәләкәйдән техника җене кагылуы да йогынты ясагандыр, тик анда да рус теленнән имтихан бирергә кирәк, малай максатчан була – җәй буе укытучысы Насыйбуллина Минзифа апасына йөреп, диктант язарга өйрәнә һәм имтихан диктантын “4”легә яза..
“Математикадан имтихан биргәндә Федоров дигән укытучыга телдән сорау биремнәрен татарча сөйләдем. Әле укырга кергәч тә ул ярты ел миңа татарча җавап бирергә рөхсәт бирде, ә аннары русча сөйләвемне таләп итте”, – дип искә ала Рәсүл Корбан улы.
Техникумны уңышлы тәмамлаган егет өч кенә ай Кандрада эшли һәм аны Карамалы-Гобәйгә инженер-техник итеп күчерәләр. Совет Армиясе сафларына алынып, 1967-1969 елларда Карталы шәһәрендә ракета гаскәрләрендә намуслы хезмәт итә.
Гади авыл малаеннан – уйлап табучыга кадәр
Хезмәттән кайткач, ныклы авыл тәрбиясе, төпле махсус урта белем алган, беркадәр инженер-механик тәҗрибәсе дә туплаган егет озак уйлап тормый, исеме һәм абруе бөтен илгә таралган Бәләбәй “Автонормаль” заводына инструменталь цехка мастер булып эшкә килә. Тырыш, башлы, кызыксынучан кеше буларак, ул эшли башлау белән чит илләрдән кайтарылган инструментларның ничек, нинди материаллардан эшләнүе белән ныклап кызыксына башлый, бергә эшләгән иптәшләре белән үзебездә аларның аналогын ясап булмый микән дип баш ваталар. Эштән соң калып эшлиләр, уйлыйлар-уйланалар, сынап- ясап карыйлар. Өстәвенә бу елларда читтән торып укып, Рәсүл Корбан улы – авиация институтын, ә тормыш иптәше Флүзә ханым педагогика институтын тәмамлыйлар..
Җаваплы һәм зирәк белгечне башта участок начальнигы, ә инде 1978 елда 30 гына яшендә заводның тикшеренү-технологик лабораториясенә начальник итеп куялар, аннары ул баш инженер урынбасары – тикшеренүләр һәм технологик процессларны автоматлаштыру бүлеге начальнигы булып китә. Заводта иң чыдам беркетү эшләнмәсе әзерләү өчен бор кушылган корыч җитештерү һәм кертүне үзләштерү буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар.
Менә шулай, бик тиз элеп ала торган Рәсүл Корбан улы детальләр ясауның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, үзе дә уйлап табучы булып китә, салкын күләмле штамповка технологиясе үсешенә үз өлешен кертә. Салкын высадка технологиясын камилләштерү, калибровкаланган корычның сыйфатын күтәрү, майлау һәм суыту сыеклыклары эшләү мәсьәләләре буенча тикшеренү эшләренә җитәкчелек итә.
Рәсүл Корбан улының болтлар, гайка, инструментлар ясау буенча 17 авторлык патенты, 24 фәнни публикациясе бар.
– Безне “Автонормаль” заводының беренче һәм берәгәйле директоры Марс Гизетдин улы Әмиров тәвәккәл булырга, алга карап эш итәргә өйрәтте, ул үзе дә яңа идеяләр, новаторлык эше белән яна иде, шуңа да үзе тирәли акыллы, иҗади кешеләрне туплады, – ди ул.
Заводта эшләгән елларда аңа эш буенча төрле кимәлдәге җитәкчеләр, белгечләр белән Мәскәүдә, башка зур шәһәрләрдә эре машина төзелеше заводларында, аларга белгечләр әзерләүче югары уку йортларында булырга, күп мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга, үз сүзен әйтергә туры килә. Шулай ук эш сәфәре буенча Германия, Белоруссия, Чехословакия, Бельгия, Италия, Швеция илләрендә дә була ул.
Хезмәт эшчәнлеге хакында бәян иткәндә аралашырга, фикерләшергә туры килгән бихисап зур җитәкчеләрнең, белгечләр, талантлы галимнәр һәм инженерларның исем-фамилияләрен олы ихтирам белән телгә ала, ирексездән аның искиткеч хәтерле булуына сокланасың. Ә ул чакта завод белән бәйләнештә булган, аның фәнни-техник элитасын тәшкил иткән белгечләрнең берничәсен генә атап үткәндә, алар: фәннәр докторлары профессорлар Е.Г.Белков, профессор Н.П. Барыкин, А.А. Каганов, А. А. Кузьминых, Д.М. Закиров, завод эшләнмәләре нигезендә докторлык диссертациясен яклаган техник фәннәр кандидаты Е.Н. Золотарева, техник фәннәр докторы Н. Фонштейн, техник фәннәр докторы А.Тихонов һәм башкалар, һәм башкалар. Әйтергә генә ансат, заводның гөрләп эшләгән елларында аннан ун фәннәр докторы гына чыккан!
Тормыш юллары катмарлы
Зирәк уйлап табучы, җаваплы җитәкче, заводның һәм шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнашучы, гомумән, төпле, зирәк акыллы кеше буларак үзен ил күләмендә танытып өлгергән Рәсүл Гәрәевны әле бер, әле икенче тарафтан җаваплы эшләргә чакыралар. Хезмәт эшчәнлеген дәвам итеп, аңа берничә урында – 7 ел Тольяттида эшләргә, зур кыенлыкларны җиңеп, Туймазыда эштән чыккан текстиль фабрикасын аякка бастырырга туры килә. Ике елда фабриканың уңышлы эшли башлавына ирешә җитәкче, һәм аны Бөек Петр сыны белән бүләклиләр. Көчергәнеш, көнчеллек, аяк чалырга маташулар үз эшен эшли – Рәсүл Корбан улы инфаркт кичерә. Октябрьский “Автоприбор” заводына да чакыру ала, әмма аңа алты ай дәваланырга туры килә һәм ул туган җирендә, Бәләбәйдә эшләүне хуп күрә. “Күп җирләрдә булдым, күпне күрдем, әмма минем өчен иң кадерлесе ул – Бәләбәй, туган җирем”, – ди Рәсүл әфәнде.
Бүгенге көндә ул җаваплылыгы чикләнгән “Формула” җәмгыятен җитәкли. Бу предприяте хезмәткәрләре республика районнарындагы чит ил техникасының көйле эшләвен тәэмин итәләр. Бу гаять катлаулы эшкә теләсә кемнең башы җитми, туктап калган комбайн яки трактор агрегатының электрон схемаларын эшләтә белергә кирәк. Биредә эшләүче егетләр бу бурычны уңышлы үтиләр, аларны чит ил техникасын терелтүче докторлар дип атарга була.
***
Без Рәсүл Корбан улы белән аның хезмәт еллары, тормышы турында озак сөйләшеп утырдык. Аның бәяненнән тормышны, кешеләрне, туган җирне һәм туган халкын яратуы бөркелеп тора. Завод эчендә кайнаган уйлап табучы, техника кешесе һәм... милли җанлы шәхес. Дөресен генә әйткәндә, андыйлар шул үз дөньялары белән яшиләр бит. Ә ул инде алты ел Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлеген җитәкли. Үзе тирәли милләтебез, туган тел язмышына битараф булмаган татарларны туплап, акыл белән сабыр гына күпкырлы эшне алып бара. Туган телне, халкыбызның милли-мәдәни йолаларын, гореф-гадәтләренең гүзәл үрнәкләрен саклауга, күрсәтүгә арналган һәр чарага, тамашага; татар гимназиясенә, мәчетләргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә тырыша, гомумән, татар дөньясына эше, сүзе, яшәү рәвеше белән үзеннән дә нур өстәп яшәргә омтыла. Эчке булмышының бер чагылышы булган татар түбәтәен башыннан салганы да юк.
Халкыбызның лаеклы улы
Гомер көзенә аяк басканда һәр кеше үткәннәре турында уйлана. Тормыш гел шатлык-сөенечләрдән генә тормый, ак-кара буйлы моряк тельняшкасы шикелле, кайгы-хәсрәтләре дә чиратлаша. Бер үкенече – эштә кайнап, әзер диссертациясен яклый алмавы. Ә йөрәк ярасы – ике ел элек бергә яшәүләренә 50 ел туларга бер ай гына кала тормыш иптәше Флүзә Рәхим кызының бакыйлыкка күчүе. Алар тату, матур гомер кичереп ике балага – уллары Илдарга, кызлары Эльмирага яхшы тәрбия биргәннәр, югары уку йортларында укытып, һәр яктан әзерлекле итеп зур тормыш юлына чыгарганнар. Рәсүл картәти, югары белем алып, Уфада нефть сәнәгате юнәлешендә проект институтында эшләүче оныгы Ринатның, мәктәптә укучы оныкалары Елена белән Алинаның уңышларына сөенеп бетә алмй. “Тормышта ирешкәннәрем барсы да тормыш иптәшем Флүзәнең сабырлыгы, аңлап каравы аркасында”, – дип, чиксез рәхмәтле булып яши хатынына Рәсүл абый.
Әйткәндәй, Кәлшәле авылындагы туган нигезләрен дә алар ташламаганнар, ике сеңлесе белән анда кайтып, туган җир һавасын сулап, әти-әниләренең, авылдашларының каберләрен зиярәт итеп киләләр.
Хезмәтенә күрә, хөрмәте дигәндәй, Рәсүл Корбан улының шәһәр, республика, ил дәрәҗәсендәге бүләкләре-наградаларына килгәндә, аларны санап бетәрлек түгел. Менә берничәсе генә: СССР Бөенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсенең ике бронза медале, 1999, 2000 һәм 2001 елларда Бөек Петр исемендәге иҗтимагый премиясенең “Русиянең иң яхшы менеджеры” дипломнары.
Юбилее уңаеннан бу көннәрдә ул төрле тарафлардан бик күп котлаулар ала. Техника фәннәре докторы, Америкадагы Метапллургия университеты профессоры Н.М. Фонштейн белән техник фәннәр кандидаты Е.Н. Золотареваның котлау хатында: “Хәтта соңгы елларда мин эшләгән АКШта борлы һәм ике фазалы детальләрне дистә еллардан соң гына җитештерә башладылар һәм сезнең аркада. Сезнең эш яратуыгыз һәм ярты сүздән эшнең асылын аңлап алуыгыз хәйран калдыра иде”, дигән юллар бар.
Менә шундый ул бөек татар халкының меңнәрдән бер улы – Рәсүл Корбан улы Гәрәев.
Зәйфә Салихова.
Бәләбәй.