“Җырлыйк әле!” төбәкара фестиваль-конкурсы – Башкортстанда Люция Вафина җитәкчелегендә уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының иң зур проектларының берсе. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны өйрәнү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатын күз уңында тоткан әлеге чара быел да төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бер мәйданга җыйды һәм шаулап-гөрләп үтте.
Узган елдан башлап әлеге фестивальдә Башкортстандагы коллективлардан тыш, күрше төбәкләрнең үзешчән ансамбльләре дә катнаша. Быел исә республикабыздагы 13 үзешчән коллектив белән бер сәхнәдә Татарстан, Марий Эл республикалары, Казахстан кунаклары да чыгыш ясады һәм үзләренең төбәкләренә хас булган халкыбызның күркәм йолаларын тәкъдим итте.
Мәңгелек рухи байлыгыбыз
Конкурсантларның чыгышларына мәртәбәле жюри: Бөтендөнья конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов бәһа бирде. Әлеге чараны тамаша кылырга махсус кунаклар: Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, “Ихлас” мәчете мәхәлләсенең мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Иран Ислам Республикасының Кум шәһәрендәге Ислам университеты профессоры Али Модабер килде. Әлбәттә, чараның күпсанлы иганәчеләре дә чараның мәртәбәле кунаклары арасында булды.
Катнашучыларның чыгышларына бәһа бирер алдыннан алдыннан Кадрия Рәис кызы бу фестивальнең ничек башланып китүенә дә сәяхәт кылды.
- Бер елны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән берлектә Башкортстанга килгәндә Люця Ябир кызы җитәкчелек иткән “Ак калфак” оешмасының эш урынында булдык. Безнең алда өч ансамбль чыгыш ясады. Аларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы каршында оешып эшләп килүче үзешчән ансамбльләр булуы хакында белгәч, җитәкчебез, ул вакытта Ринат Зиннур улы Закиров, үзешчән коллективлар арасында фестиваль оештырырга тәкъдим итте. Менә шуннан башланып киткән бик күркәм чара бу, - диде Кадрия Рәис кызы һәм Фәнир Галимовка “Бабай утарында” шундый күркәм чаралар оештырырга мөмкинлек биргәне өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.
Менә алар – җиңүчеләр!
Беренче көн нәтиҗәләре буенча өченче урынга берьюлы ике коллектив лаек булды. Шулай, Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар җитәкчелегендәге “Ярмәкәй егетләре” һәм “Ак калфак” кызлары “Юа бәйрәме” йоласын тәкъдим итсә, Равия Фәрхитова җитәкчелегендәге “Туймазы мәрҗәннәре” “Сөмбелә” бәйрәмен үткәрде. Икенче урында Шаран районының Күгәрчен-Бүләк авылынан Рифат Хәйруллин җитәкчелегендәге “Ихлас” ансамбле булды. Алар ата-бабаларыбызның кулланышында булган, хәзерге заманда онытылган әйберләрне искә төшерде. Ә беренче урынга Борай районының Альбина Нәфыйкова җитәкчелек иткән “Җитенкәй” ансамбле лаек булды һәм гармун белән бүләкләнде.
Башка еллардан аермалы буларак, быел махсус бүләк тә булдырылды. Ул исә Кырмыскалы районының Кабак авылыннан килгән “Илсөяр” татар фольклор ансамбленә бирелде. Алар үзләренең чыгышында үткәннәрне бүгенге көн белән ялгап, бик оста итеп күрсәтә алды.
Һәм иң дулкынландыргыч мизгел дә килеп җитте: быел Гран-при ияләре кем икән?! Сүз дә юк, бу күләмле бәйгегә үзешчән коллективлар һәрберсе зур әзерлек белән килгән иде. Шулай да, Чишмә районының Ярми авылында Гөлфия Сәрварова оештырган “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле барысыннан да аерылып торды. “Чишмә катыгы” дигән тамаша Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның ничек көн күрүен: сыер асрап, сөтеннән төрле ризыклар әзерләп, Уфа шәһәренә барып сатуларын, шул акчага көн итүләрен ачык чагылдырды. Киләсе елда әлеге коллектив “Җырлыйк әле!” фестиваленә өр-яңа милли киемнәрдә киләчәк – алар костюмнар тегү өчен Бөтендөнья татар конгрессыннан сертификат белән бүләкләнде.
Дәвамлы булсын!
Алтынчы тапкыр “Бабай утары”нда уздырылган “Җырлыйк әле!” фестивале шаулап-гөрләп үтте. Бу ике көндә этноавыл чагу киемнәрдәге милләттәшләребездән аллы-гөлле чәчәкле болынны хәтерләтеп, тагын да ямьләнеп, җанланып китте. Әлеге фестивальнең даими һәм алыштыргысыз алып баручылары – Флорида Исмәгыйлева һәм Айрат Халиков, гадәттәгечә, катнашучыларны дәртләндереп, бәйрәмне үзләре-нең җыр-моңнары белән бизәде. Җырчы Роберт Кадыйров, Уфа шәһәренең “Нәүруз” ансамбле килгән кунакларга иң моңлы җырларын бүләк итте.
Фестиваль барган көннәрдә дә, аннан соң да оештыручылар адресына: “Ак калфак”ның Башкортстандагы төбәк бүлекчәсенә, проектның җитәкчесе Люция Вафинага һәм милләтебез үсеше өчен зур көч салучы, бар яклап ярдәм күрсәтүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләре яңгырады. Чөнки “Җырлыйк әле!” фестивале төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыеп кына калмады, анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмаслык тәэссоратлар, очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте, милләтебез өчен тагын да рухланып, ялкынланып яшәргә һәм эшләргә көч-дәрт өстәде. “Җырлыйк әле!” фестивале дәвамлы һәм озын гомерле булсын дигән изге теләктә калыйк!
Кыскача “Кызыл таң” газетасы сайтыннан.