Новости
21 Августа 2023, 05:10

Уфадагы “Әр-Рәхим” мәчете манарасына яңа гөмбәз куелды

18 августта, “Әр-Рәхим” җәмигъ мәчетенең манарасын куйдылар. Җимерелгән гөмбәзне юнәтер өчен республика мөселманнары Диния нәзараты Волгодонск шәһәреннән “Грант” ачык акционерлар җәмгыяте белән килешү төзегән. Предприятие конструкциянең өске өлешен эшләгән. Манара гөмбәзе башня краны ярдәмендә куелган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфадагы “Әр-Рәхим” мәчете манарасына яңа гөмбәз куелдыУфадагы “Әр-Рәхим” мәчете манарасына яңа гөмбәз куелды
Уфадагы “Әр-Рәхим” мәчете манарасына яңа гөмбәз куелды

 

“Башинфом” алдан хәбәр итүенчә, 13 мартта көчле давылда төзелеп яткан мәчетнең бер гөмбәзе җимерелеп төште. Якынча мәгълүматлар буенча, манараны төзегән чакта инженер хатасы киткән.

Моннар алда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер айда барлык төзелеш документациясен күтәрергә һәм өйрәнергә, объектның торышын бәһаларга һәм аны төзү мәсьәләсе буенча оператив киңәшмә булдырырга кушкан иде.

“Башинформ” буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас