Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2023, 09:00

Шөкер, артуга таба

Яшәү минимумы индексацияләнә.

Шөкер, артуга таба
Шөкер, артуга таба

Башкортстанда яшәү минимумы 7,3% ка индексацияләнә. 2024 елда ул 13 576 сумга тигез булачак.

Хөкүмәт карарының тиешле проектын БР Хезмәт министрлыгында әзерләгәннәр. Документта эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы 13 789 сумнан 14 798 сумга кадәр, пенсионерлар өчен — 11 990 сумнан 12 470 сумга кадәр, балалар өчен — 12 271 сумнан 13 169 сумга кадәр үсә ала дип каралган.

Шулай итеп, эшкә яраклы халык һәм балалар өчен үсеш 7,3% тәшкил итәчәк, ә пенсионерлар өчен — 4% .

Әйтергә кирәк, хәзер ул 12 650 сумга тигез, әгәр гаиләнең һәр әгъзасына керем суммасы буенча әлеге суммадан азрак туры килә икән, ул пособиеләрне исәпләү өчен кулланыла.

Чыганак: ufa.aif.ru

Фото:freepik.com

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: