

“Җырчы чишмәләр” паркы биләмәсендә “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырдылар.
Балалар туп, кегл, кыршау белән күңелле эстафеталарда катнашып, җитезлектә, тизлектә һәм зирәклектә көчләрен сынадылар. Балалар шулай ук “Чыпчыклар һәм Каргалар”, “Тупны тап”, “Диңгез – Коры җир”, “Куянкай” һәм башка күңелле уеннар уйнадылар.
Бергә уйнау күңелле дә, рәхәт тә.
Зәйфә Салихова.