Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2023, 12:00

Уфа коткаручылары челтәргә эләгеп чәбәләнгән челәнгә ярдәм иткәннәр

Локотки авылы янындагы сулыкта урында яшәүчеләр газапланган кошны күреп калалар һәм бу көнне авылда узган “Уфа кальгәсе” фестивале администраторына мөрәҗәгать итәләр. Алар, үз чиратында, коткаручыларны чакырта.

Уфа коткаручылары челтәргә эләгеп чәбәләнгән  челәнгә ярдәм иткәннәр
Уфа коткаручылары челтәргә эләгеп чәбәләнгән челәнгә ярдәм иткәннәр

Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү- коткару отряды хезмәткәрләре килеп, әсирне челтәрдән азат итмәкче булалар, ләкин курыккан кошның  тиз генә кулга биреләсе килми. Шулай да коткаручылар челәнне тоталар һәм,  төеннәрне кисеп, аны иреккә чыгаралар.

Чыганак: Башкортстаным/ яңалыклар.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: