Барлык яңалыклар
Новости
25 август 2023, 09:15

Балаларга – яңартылган меню

Яңа уку елыннан Башкортстан мәктәпләрендә балаларга яңартылган меню тәкъдим ителәчәк.

Балаларга – яңартылган меню
Балаларга – яңартылган меню

БР сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев “Башинформ”га хәбәр итүенчә, республикада менюларның ике төре әзерләнгән – база һәм Онищенко белән Тутельянның рецептлар җыентыгы буенча меню. Алар санитария кагыйдәләренә, шулай ук диетология һәм нутрицология таләпләренә җавап бирә. Шул ук вакытта  балалар өчен кызыклы булачак.

Мәсәлән, иртәнге ашка укучыларга “Наполи” фрикаделькасы, “де-валяй” кош ите кисәкләре, эремчектән пешерелгән суфле, алмадан чипсы һәм томат соусы белән митболдлар тәкъдим ителәчәк. Төшке аш вакытында укучылар наггетсы, “Саланики” шулпасы, татар азусы, авылча бәрәңге, чиполлетти, харчо шулпасы, балык шарлары һәм ризотто тәмләп карый алачак.

Оператив утырышларның берсендә республика Башлыгы Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгына мәктәптә туклануга контрольне көчәйтергә кушты. Мәктәпләрдә салкын аш һәм куллану вакыты үткән азык-төлек тәкъдим ителмәсен өчен барлык уку йортларын 1 сентябрь алдыннан тикшерергә киңәш бирде.

Чыганак: Башкортстаным/ яңалыклар.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: