

Район хакимияте мәгълүматы буенча, ике еллык контракт кысаларында шәһәрнең бу өлешендә озынлыгы дүрт чакрымнан артык торбалар сузачаклар. Әлеге проектны гамәлгә ашыру 160 шәхси йортны су белән тәэмин итү челтәренә тоташтыру мөмкинлеге бирәчәк.
Подряд оешмасы – “Центрснаб” җәмгыяте хезмәткәрләре СССРның 60 еллыгы урамында торбаларны бер чакрымнан артык озынлыкка траншеяларга салганнар. Ә аннары яңа суүткәргечкә тоташтыру киләчәк.
“Кратос” җәмгыяте белгечләре, инженерлык коммуникацияләрен траншеясыз сузу алымын кулланып, йортларны үзәкләштерелгән челтәргә тоташтыралар. Шәһәр суүткәргеченә врезкага рөхсәт һәм тиешле дркументлар алуны да компания үз өстенә ала.
– Шәһәрнең бу өлешендә яшәүчеләр өйләрен әкренләп үзәк суүткәргечкә тоташтыра башлады. Мәсәлән, бүген ашыгыч рәвештә себергә вахтага китәргә тиешле ир кешенең заявкасын үтибез, – дип сөйләде предприятие директоры Алмаз Дәүләтшин.
Безнең әңгәмәдәшебез Виталий Добрейкин туганнан бирле СССРның 60 еллыгы урамында яши. Ниһаять бу якта суүткәргеч булачагына шат. Аның әйтүенә караганда, скважина тоту җиңел түгел, шуңа күрә аның гаиләсендә үзәкләшерелгән су белән тәэмин итү системасына тоташырга карар иткәннәр.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.
Фотоларда: “Кратос” җәмгыяте директоры Алмаз Дәүләтшин йорт хуҗалары белән сөйләшә; “Центрснаб” җәмгыяте хезмәткәрләре торбалар салу өчен траншея казыйлар.