+1 °С
Болытлы
Аның сүзләренчә, 1 миллион 160 мең гектардан артык мәйданда иген һәм кузаклы культуралар чабылган, бу планның 68% тәшкил итә. Тулаем җыем – 2 миллион 250 мең тонна иген. Уңыш гектарыннан 19,6 центнер. Уҗым культураларын җыю тәмамланган.
32 район аграрийлары рапс, горчица, җитен җыя башлаган. Алар тупас һәм сусыл мал азыгы әзерләргә дә тотынган.
Республикада уҗым культураларын чәчү, җир эшкәртү һәм техниканы шикәр чөгендерен җыюга әзерләү дәвам итә. Уҗым культуралары якынча 160 мең гектар мәйданда чәчелгән дә инде, бу планның 25%тан артыгын тәшкил итә.
“Башинформ” буенча.