Бу хакта Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.
Чарада илсөярлек җырлары яңгыраган, оештыручылар хәрби эш буенча осталык дәресе уздырган, хәрби-патриотик күргәзмә күрсәтелгән.
Азат Альверт улы да балалар белән бергә җыелган әйберләрне хәрби операция барган урынга илтәчәк машинага кул бармакларының эзен калдырган. Аннары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкләрен белдергән.
“Акцияне оештыручыларга рәхмәт! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” – дип тәмамлаган сүзен хакимият башлыгы.
Фотолар башлыкның Бәйләнештәге битеннән.