Зәйфә Салихова
***
Башкортстан булса туган җирем,
Сулар һавам, эчәр суларым;
Данлап туймас гомер иткән илем,
Зәңгәр күгем, ятар туфрагым,
Татарстан – рухи кыйблам минем,
Балкып торган милли кояшым.
Җир читендә тормыш иткәннең дә,
Бар татарның җылы оясы.
Туган телем кебек җылы, нурлы,
Казаным соң, үзе ни тора!
Күршеләр бит инде йоклый димә,
Әйдә, күңел, әйдә бер җырла:
“Кил әле, Иделнең җиләс җиле,
Юлларга чәчәкләр сип әле.
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре...”
Борынымны күккә чөеп кайтам,
Әллә нигә сиңа бер барсам.
Рәнҗер туган җирем, әгәр синдә
Бөтенләйгә торып мин калсам.
Затым, атым минем – Татар кызы!
Күпне күргән халкым – горурлык.
Бер гасырда чәчкән, урганнары
Мең ел тырышлыкка торырлык.
Утларда да яндың, исән калдың,
Суларга да баттың, чыгалдың.
Бүген илләр сиңа сокланалар,
Корыч кебек нык син, чыныктың.
Сиңа тартып тора каным, җаным,
Яшим синән рухи көч алып.
Туган җирем чишмәләре исә
Учларыма тора су салып.
Йөрәгемдә йөртәм ике сөю,
Берсе гүзәл Башкортстаным;
Чуар йөрәк, дисез, әйтегез лә,
Икенчесе – Татарстаным.
Башкортстан белән Татарстан,
Икегезне бер тиң яратам.
Берүземә ике сөю диеп,
Ишетсеннәр, дөнья яңгыратам.
Башкортстан булса күкрәгемдә
Ярсып типкән кайнар йөрәгем,
Татарстан – җаным-былбыл сайрар
Мәңге яшь һәм яшел тирәгем.