Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2023, 14:00

Радий Хәбиров 1 сентябрьне оешканлык белән үткәрергә чакырды

Җомга көнне, 1 сентябрьдә, Башкортстанда ярты миллион укучы парталар артына утырачак.

Радий Хәбиров 1 сентябрьне оешканлык белән үткәрергә чакырды
Радий Хәбиров 1 сентябрьне оешканлык белән үткәрергә чакырды

Республика башлыгы Радий Хәбиров барлык муниципалитетларны яңа уку елын оешканлык белән уздырырга чакырды.

“Бу бөтен халык бәйрәме, ә безнең өчен – зур эш”, – дип ассызыклады төбәк башлыгы. Ул күп төрле чаралар уздырылуын, аларда ЮХХДИ, Роспотребнадзор, Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук башка органнарның җәлеп ителүен билгеләде.

“Шуңа күрә эшне бу көннең мөһим вакыйгасы булуын исәпкә алып оештырырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: