Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2023, 14:15

Пекарнялар челтәре ачылачак

Русия Икътисадны үстерү министрлыгы “ВКУСМИКС” җәмгыятен “Бәләбәй” алдан үсешү территориясе  резидентлары реестрына кертте. Компания икмәк-булка изделиеләре җитештерүне, шулай ук аларны халыкка сатуны оештыруга 7, 5 миллионнан артык акча бүләргә ниятли, дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә

Пекарнялар челтәре ачылачак
Пекарнялар челтәре ачылачак

Предприятие елына 1200 мең данә изделие чыгарырга һәм 2024 елда ук проект куәтенә чыгарга планлаштыра.

Проект кысалаларында 20 эш урыны булдырылачак. Инвестор заманча производство корылмалары комплексы сатып алырга ниятли, киләчәктә максат  –  изделиеләр исемлеген тагын да төрләндерүне оештырып, җитешерүне киңәйтү.

Римма Солтанова.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: