Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2023, 12:00

Герой кебек кебек һәлак булды…

 «Ватанны саклаучыларга» мемориалында махсус хәрби операциядә һәлак  булган ефрейтор Гомәров Азат Вәрис улы белән  хушлашу мәрәсиме узды, ул 2022 елның сентябреннән Донецк һәм Луганск  Халык Республикалары территорияләрендә хәрби бурычын үтәгән иде.

Герой кебек кебек һәлак булды…
Герой кебек кебек һәлак булды…

8 нче санлы мәктәптә укыган, 40 нчы лицейда урта-махсус белем алган. Аңа 43 яшь  иде. Хатыны һәм биш баласы калды. Ефрейтор Гомәров хәрби бурычын үтәгәндә чаялыгы һәм шәхсән батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены һәм Генерал Шаймуратов ордены белән бүләкләнгән.

“Тыныч халыкны коткарып, батырларча һәлак булды. Чын солдат, яугир, чын патриот һәм кеше”, – диде хушлашу церемониясендә, Азат Вәрис улының якыннарының, туганнарының кайгыларын уртаклашып, Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев.

 Матәм чарасында БР Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Искәндәр Әхмәтвәлиев, Бәләбәй шәһәре, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары хәрби комиссары Рөстәм Сәхәбов, Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, һәлак булучының туганнары, хәрби җәмәгать оешмалары вәкилләре, шәһәр кешеләре катнаштылар.

Митинг ахырында  герой истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Светлана Шириня.

Герой кебек кебек һәлак булды…
Герой кебек кебек һәлак булды…
Герой кебек кебек һәлак булды…
Герой кебек кебек һәлак булды…
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: