Новости
31 Августа 2023, 08:00

Якташлардан төсле “сәламнәр”

Пионер мәйданында ирекмәннәр уздырган оригиналь акция бәләбәйлеләрнең үз яугирләрен ташламауларын янә раслады

Добавить в предпочтительные источники Google
Якташлардан төсле “сәламнәр”Якташлардан төсле “сәламнәр”
Якташлардан төсле “сәламнәр”

Узган якшәмбедә посылкалар, балаларның хатлары белән тулы УАЗ маркалы ике автомобиль туган Бәләбәйдән махсус хәрби операция зонасына юл алды. Яшәүчеләр өчен бу инде гадәти хәл кебек, әмма булы юлы да ирекмәннәр солдатларның күңелен күрер әмәл таптылар. УАЗиклар тулысы белән бәләбәйлеләрнең уч төбе рәсемнәре белән чуарланды.

Көн болытлы булуга карамастан, Пионер мәйданына төрле яшьтәге шәһәр кешеләре җыелды. “Бөркет” хәрби-патриотик  клубыннан егетләр һәм Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләр тугандашлыгы һәм спецназ әгъзалары хәрби киемнәр күргәзмәсе оештырды, балалар солдатларга хатлар яздылар, хәрби эш буенча осталык классларында катнаштылар.

Мәйданга килүчеләрнең игътибар үзәгендә автомобильләр һәм буяулар булды. Беркем дә кузов өстендә үзенең кул бармаклары эзләрен калдыру һәм шулай итеп  Туган җирдән сәлам тапшыру мөмкинлегеннән читтә калмады.

Акцияга Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев һәм БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Марат Шафиков кушылдылар.

–  Без яугирләребезне һәрвакыт яклаячакбыз, аларга тиешле ярдәм күрсәтергә тырышачакбыз, – диде Азат Альверт улы.

–  Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү, хәлләренә керү һәрчак  якташларыбыз күңелендә. Алларына нинди мөһим бурыч куелганын, бүген күп нәрсәнең аларга бәйле икәнен аңлап, ихтыяр көче, батырлык, чыдамлык күрсәтүче яугирләрне яклауда һәркем актив катнашырга тырыша.

Ә без исә солдатларга уңайлы шартлар булсын, проблемалар кичермәсеннәр өчен барсын да эшләячәкбез, – дип өстәде Марат Рәшит улы.

Ә бу яхшы эшкә кадәр...

– Подразделениеләрнең берсендә элек озатылган машина яраксыз хәлгә килгән – атыш астында калган. Без битараф булмаган кешеләр ярдәме белән ике яңа УАЗга акча җыярга булдык. Берничә атна үтү белән автомобильләр сатып алынды. Шул чакта “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” волонтерлар төркеме координаторы Алена Рахманкулова менә шундый акция уздыру идеясе белән чыкты. Машиналар төрле төстәге уч төпләре рәвешендә үзләре белән күңел җылылыгын  һәм яклауны илтеп җиткерсеннәр, – дип сөйләде чараны оештыручыларның берсе, Бәләбәйдә “Ватанны саклаучылар” фонды координаторы Юлия Хөсәинова.

Автомобильләр китте...

Алар сугышчыларга яхшы хезмәт итсен, ә хатлар, төрле төсләрдәге бармак эзләре туган шәһәрне, ата йортын һәм аларны биредә көтүләрен искә төшереп торсыннар.

 Регина Фәизова

 

Якташлардан төсле “сәламнәр”
Якташлардан төсле “сәламнәр”
Якташлардан төсле “сәламнәр”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас