Совет власте чорында татарлар яшәгән авыл-шәһәр мәктәпләрендә татар теле “Туган тел” яки “Ана теле” дәресе булып укытыла иде. Мин Дәүләкән районында совхозда агроном булып эшләгәндә өйләндем. Ике улыбыз шунда туып үстеләр. Совхоз җирендә билгеле инде, халык интернационал, күбрәк руслар, мордва, татар-башкорт милләтеннән азрак. Шулай ук чувашлар, украиннар, эстоннар яши иде. Үзара аралашу, билгеле, русча.
Балалар бакчасында тәрбия тулысынча русча булды. Мәктәптә дә шундый хәл. Күпфатирлы йортта яшәдек, күршеләрнең күбесе руслар. Балаларыбызның теле шуңа күрә русча ачылды. Югыйсә җәйләрдә үзебез үскән авылга балаларны кайтарып тора идек, картатай-нәнәйләргә, анда бер-ике айда ике-өч сүзне оталар, татарча сөйләшкәннәрен аңлап торалар, ләкин барыбер русча җавап кайтаралар иде.
70 нче елларны Бәләбәйгә күчеп килдек, өченче улыбыз туды. Шундый ук рус телле балалар бакчасы, шундый ук мәктәп.
Әле миннән улларыгыз туган телне беләләрме дип сорасалар, мин беләләр дип җаваплыйм. Ни дәрәҗәдә дип сорасалар, акыллы овчарка эт дәрәҗәсендә дип дөресен әйтәм, ягъни әйткәнне аңлыйлар, әмма сөйләшә белмиләр.
Безнең гаиләдә күптән инде берьюлы өч рәсми тел кулланыла: мин татарча сөйлим, хатыным – башкортча, балалар русча, әмма ләкин әйбәт аңлашабыз.
Бер яктан караганда, без – ата-ана – үзебез гаепле, ничек булса да балалар белән гел үз телеңдә аралашырга кирәк булган. Андый гаиләләр элек тә бар иде бит. Бу хәл – безнең зур хата.
Соңрак, илдә үзгәртеп кору башлангач, хәл үзгәрде үзгәрүен. Татар балалар бакчалары ачылды, шулай ук мәктәпләр. Радио, телевидение аша дәресләр үткәрелә башлады. Тел өйрәнү өчен мөмкинлекләр бермә-бер артты. Ләкин балаларга ата-ана теле кирәкмәс булып чыкты. Алар аның кирәклеген аңламыйлар иде инде. Ул тел белән кая барасың дигән дигән аргумент белән акланалар. Барыбер бар җирдә бөтен халык русча сөйләшә, безгә шул җиткән, диләр.
Мин бу буынны кызганам, үз телеңне белмәү рухи гариплек дип саныйм. Телне белмәгәч, туган әдәбиятны, мәдәниятне дә белми алар. Ә балаларның балалары, ни кызганыч, бөтенләй белмәячәк.
Философия фәне милләт төшенчәсе өч кыйммәттән тора дип аңлата: туган тел, туган мәдәният һәм яшәү төбәге. Шул өч факторның иң мөһиме – туган тел. Теле юкның – иле юк, дип тиктомалга әйтмиләр бит.
Икенчедән, Русия кимәлендә бу мәсьәләгә кагылышлы оптимизация, глобализация, унификация дип аталган процесслар дәвам итә. Нәтиҗәдә мәктәпләрдә туган тел дәресләренең сәгатьләре кими, башка фәннәр фәкать рус телендә генә укытыла. Шулай итеп, туган телне белмәү милли проблема булып кала. Әмма ләкин чишелмәслек проблема булмый дип өйрәттеләр безне мөгаллимнәр. Халыкларның милли үзаңы, милли хисе барыбер сакланып килә. Нәсел-буын геннары аркылы. Ләкин бүген ул гына җитми. Халыкны халык итеп саклар өчен хәлиткеч (кардиналь) карарлар кирәк дип уйлыйм
Без бит федераль корылышлы илдә яшибез. Конституциябез дә акыл белән язылган. Мәсәлән, аның 26 нчы маддәсендә һәр халык үз телендә аралашырга, тәрбия алырга, укырга һәм иҗат итәргә хокуклы диелгән. Шул маддәгә таянып, иртәгә сайланачак депутатларга, аеруча Дәүләт Думасына сайланганнарга, шундый наказлар бирер идем: Русия хөкүмәте белән милли республикаларның вәкаләтләрен бүлешкәндә өч төп кыйммәтне: мәдәният, мәгариф, нәшриятны һәр милли республиканың үз мәнфәгатендә калдырырга. Бу очракта федераль стандартларны куллануга үзгәрешләр кертеп булыр иде. Чөнки милли мәсьәләләрне барсын да бер калыпка салу дөрес түгел. Аллаһ боерып, шул үзгәрешләргә ирешергә насыйп булса, киләчәктә көнүзәк милли проблемаларны да чишәргә мөмкинлекләр туар иде.
Шәхсән уемча, беренчедән, һәр милләт баласын балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә үз телендә укытырга кирәк. Ана сөте белән кертү принцибына таянып. Ана сөте белән кергән белем мәңгегә хәтергә сеңеп кала, үземнән чыгып әйтәм.
Икенчедән, һәрбер балага кимендә өч тел үзләштерергә кирәк: ана телен, рус һәм чит ил телләрен. Мәсәлән, Башкортстанда барлык милләт балаларына дәүләт теле буларак, башкорт телен укыталар. Ә чынында ул аларга кирәкми. Татарстанда да шул ук хәл. Әгәр ул телне кирәк дип тапсалар, факультатив рәвештә укыту мөмкинлеге бар.
Өченчедән, бер төрле генә милләт яшәгән авыл җирлегендәге мәктәпләрдә 10-11 сыйныфка кадәр милли тел, әдәбият, тарих, мәдәният һ.б. фәннәрне дә үз телеңдә укытырга кирәк (укытуга кайтырга кирәк, XX гасырның 30-50 нче елларындагы, совет чорындагы кебек. Ул чорларда урта мәктәптә милли телдә укып, зур-зур дәрәҗәгә җитә иде яшьләр). Өлкән буын кешеләре әле дә шул чактагы уку елларын сагынып искә ала.
Тагын бер мөһим тәкъдим – мәктәпләрдә ислам дине дәресләрен кертү. Ислам диненең милли телләрне, мәнфәгатьләрне саклап калуда роле зур гына түгел, бердәнбер башкаручы. Октябрь инкыйлабына кадәр татар балалары мәдрәсәләрдә укып, дин дәресләре белән беррәттән математика, физика, химия, биология, философия фәннәрен дә өйрәнгәннәр. Тарихны да яхшы белгәннәр. Ул вакытта 8-60 процент халык укый-яза белгән. Дин бит чынында идеология, ислам дине Коръән нигезендә оешкан, бөтен мөселманнарга әхлакый канун булып тора.
Бүгенге дөньяда глобаль үзгәрешләр башланып тора, цивилизация барыбер алга таба бара. Шул чорда без дә үзебезне үзебез хөрмәт итеп, милләтебезне милләт итеп саклап калуда битараф булмасак иде. Бәлки, кайбер фикерләрем дөрес түгелдер. Ә сез ничек уйлыйсыз, милләттәшләрем?
Флүр Яһудин, җәмәгать хәбәрчесе.