Барлык яңалыклар
Новости
1 сентябрь 2023, 13:00

Укытучым минем. Син чынбарлык та, легенда да...

2023 елның 27 июлендә якыннарына, хезмәттәшләре, Бәләбәй педагогия училищесын, педагогик колледжны тәмамлаучыларга кайгылы хәбәр килеп иреште. Педагог-остаз, галим-лингвист, Башкорт АССРның атказанган укытучысы, СССР мәгариф отличнигы Гыйззәтуллин Илгизәр Солтан улы арабыздан китте.

Олы яшьтә булуына карамастан, Илгизәр Солтан улы төз, җыйнак гәүдәле, күтәренке кәефтә булды, яңа планнар белән яшәде, иҗат итте, армый-талмый үзенең  “Канатлары сүзләр”е өстендә эшләде.

Илгизәр Гыйззәтуллин 1935 елның 15 февралендә ТАССРның Минзәлә районы Чулпан авылында крестьян гаиләсендә туа. 1957-1962 елларда Казан педагогика институтында “Татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы” белгечлеге буенча укый.

Бөтен тормыш очраклыклардан тора, дип әйтә  иде Илгизәр Солтан улы. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган егеткә туган районында калырга яки Башкортстанга, Бәләбәйгә барырга тәкъдим ителә. Бәләбәй педучилищесы директоры Гилем Минегали улы Мортазин матур каллиграфик почерк белән институтка кадрлар белән тәэмин итү үтенече язып җибәрә. “Бәләбәй” сүзен егет беренче тапкыр гына ишетми. Чирәм җирләрдә  эшләгәндә ул Бәләбәйдән водительләр белән таныша. Казанда, кафеда Исмәгыйль белән Чокадыбаштан Казанда читтән торып укыган  кешеләр Бәләбәй турында яратып сөйлиләр, кунакка чакыралар. Һәм менә, Минзәлә районынмы әллә Бәләбәйнеме  сайлау мәле җиткәч, яшь белгеч Бәләбәйне сайлый һәм бервакытта да моңа үкенми.

И.С. Гыйззәтуллин ярты гасырдан артык (1962-2017 еллар) ВЛКСМның 50 еллыгы исемендәге Бәләбәй педагогия училищесында, ә аннары педагогик колледжда укытучы булып эшләде, училищеның партия оешмасын җитәкләде. 1978 елдан 1989 елгача, яшь хезмәттәшләренең тәҗрибәле остазы буларак, производтсво практикасына җитәкчелек  итте, башлангыч класслар, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына җитди методик ярдәм күрсәтеп, шәһәр һәм районның барлык база мәктәпләре белән тыгыз бәйләнештә эш алып барды.

Укытучы дәрестән тыш фән буенча зур эш белән мәшгуль булды. Аның башлангычында онытылмас әдәби кичәләр, әдәби түгәрәкләр, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар оештырылды, альманахлар, стена газеталары чыгарылды. Уку йортын тәмамлаганнар кызыклы, күңелле студент елларын онытмыйлар.

Бөтен педагогик эшчәнлеге дәверендә Илгизәр Солтан улы фәнни лингвистика хезмәте белән шөгыльләнде. Армый-талмый эшләвенең нәтиҗәсе – 2000, 2015 елларда чыккан “Канатлы сүзләр”, “Тукай сүзләре” (2016 ел), “Хикәяләр һәм истәлекләр җыентыгы” китаплары. И.С. Гыйззәтуллин гомум белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен “Татар теле” дәреслеге авторы да. Дәреслекнең соңгы басмасы БПУны  тәмамлаган, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Л.Н. Фәттахова белән авторлыкта әзерләнде.

Педагогның фәнни хезмәтләре, туган телне өйрәнү буенча методик рекомендацияләре галимнәр,  югары һәм махсус уку йортлары преподавательләре тарафыннан танылу алдылар.

Укытучы буларак Илгизәр Солтан улы укытуның нәтиҗәле төрләрен, алымнарын һәм чараларын кулланды, укучыларда һөнәри күнекмәләр булдырырга омтылды, туган халкыбыз теленә һәм мәдәниятенә карата сөю тәрбияләде. Аның рәвеше буенча иң төрле, бай дидактик материал белән җиһазланган  дәресләре югары оешканлыгы, бай эчтәлекле булуы, һөнәргә юнәлгәнлеге белән аерылып торды. Илгизәр Солтан улы һәрвакыт программа материалын тирән үзләштерүгә иреште. Дәүләт һәм арадаш йомгаклау аттестацияләренең югары күрсәткечләре –  системалы рәвештә уңышлы эшләвенең ачык  күрсәткече. Укытучы даими методик,  дидактик  материал туплап, хезмәттәшләренең педагогик тәҗрибәсен өйрәнеп, гомумиләштереп,  еллар буе осталыгын камилләштерү өстендә эшләде.

Остазның студентлары конкурсларда, олимпиадаларда актив катнашып, призлы урыннар яуладылар. Күпләре яраткан педаголары һөнәрен сайладылар һәм республикада, аннан читтә билгеле булып киттеләр. Башкортстан Республикасының атказанган укытучылары Ф.Р. Шафикова (Миякә районы) – “Ел укытучысы -2008”, З.Б. Миниәхмәтова – “Башкортстан башкаласының иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2009” республика конкурсында җиңүче, А.Р. Ахунова – 2011 елгы җиңүче. 2009 елда колледжны тәмамлаган Айгөл Вәлиева  –  “Туган тел- 2013” V Бөтенрусия конкурсында Гран-при яулаучы, И.С. Фазуллин – “Башкортстан Республикасының ел укытучысы – 2014”, БР һәм РФ журналистлар һәм язучылар союзлары әгъзасы, БРның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, шагыйрә Зәйфә Салихова, журналистлар Сәдит Латыйпов һәм Мәкъсүд  Шәрәфлисламов, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгеч- эксперты, философия фәннәре кандидаты, шагыйрь, җырлар авторы Нурлан Ганиев ... Ә бөтен ил буйлап таралган һәм яраткан педагогларының эшен дәвам иткән, укытучы һөнәренә  тугры булып хезмәт иткәннәр күпме!

Зур хәрефтән Укытучы, педагог, остаз, борынгы педагогик уку йорты тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган Гыйззәтуллин Илгизәр Солтан улы мәңгегә йөрәкләребездә калыр...

Рәхмәт Сезгә акылыгыз, гыйлем, тәҗрибәгез, кешелеклегегез һәм илһамландырганыгыз, ышанычыгыз һәм дуслык өчен...

С. Суфиянова, Бәләбәй техник-гуманитар колледжының педагогия  бүлеге укытучысы.

 

Укытучым минем. Син чынбарлык та, легенда да...
Укытучым минем. Син чынбарлык та, легенда да...
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: