0 °С
Ачык
Октябрьский шәһәренең йөзек кашына әверелгән гармунчылар фестивале агымдагы елда егерме дүртенче тапкыр оештырылды.
Чакмагыш, Бәләбәй, Кандра, Дүртөйле, Туймазы районнарыннан, Октябрьский шәһәренең үзеннән, терәлеп торган күршеләребез – Татарстанның Баулы, Бөгелмә һәм Ютазы районнарыннан килгән иҗат коллективлары – гармунчылар, баянчылар, җырчылар, биючеләр чын бәйрәм рухы тудырды.