

Закировлар гаиләсе үз нәсел агачын яхшы белә. Әти белән әни балаларында ата-бабаларына ихтирам-хөрмәтне уен ярдәмендә тәрбиялиләр.
Закировлар гаиләләренең нәселләрен җиде буыенга кадәр белә. Кызлары Энҗе белән уллары Илназны кызыксындыру өчен матур итеп нәсел агачын эшләгәннәр һәм пазл ясаганнар.
– Мондый өстәл уенын һәр гаилә эшли ала. Пазл магнит нигезендә эшләнгән һәм шулай уку магнитлы тактада җыела, – дип сөйли Сәлимә Хәйдәр кызы. – Бу уен туган телгә, туган төбәккә сөю һәм тарихыбызга карата ихтирамлы караш уята.
Балаларының казанышлары – ана сүзләренә дәлил. Мәсәлән, бишенче класс укучысы Илназ шәҗәрә өйрәнү конкурсларында берничә мәртәбә призлы урыннар яулаган.