Новости
19 Сентября 2023, 05:00

Спорт балачактан рух ныклыгын чыныктыра

 16 сентябрьдә безнең илебез Бөтенрусия йөгерү көнен билгеләргә стартка чыкты. “Милләт кроссы” аралыгын йөзләрчә мең кешеләр йөгереп үтте – бөтен илдә 2004 елдан бирле уздырылып килүче иң колачлы спорт вакыйгаларының берсе шулай атала.  Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны физкультура занятиеләренә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Спорт балачактан рух ныклыгын чыныктыраСпорт балачактан рух ныклыгын чыныктыра
Спорт балачактан рух ныклыгын чыныктыра

Кояшлы көн Бәләбәй “Милләт кроссы”ның спорт дәртен тагын да көчәйтеп җибәрде. Сәламәтлек сукмагында традициягә әйләнгән җиңел атлетика узышы оештырылды. Ә ярышлар башланганчы җыелучыларны шәһәр һәм район ветераннары вәкиле Александр Буйлов, “Чемпион” директоры Маским Кудряшов, физик культура һәм спорт бүлеге начальнигыЭльвира Каһирова, ярышларның баш хөкемдары Салават Гомәров котладылар.
ГТО бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын уңышлы тапшырганнарны күкрәккә тагылучы билге һәм таныклыклар белән бүләкләделәр. Әлбәттә, бу стартка чыккан кызлар һәм малайлар өчен яхшы стимул булды.
Ярышларда барлыгы 300дән артык мәктәп укучылары, студентлар катнаштылар. Шулай ук спорт хәрәкәте ветераннары өчен дә йөгереш оештырылды. Кросста катнашкан иң кечкенәләргә нибары дүрт яшь, әмма кызлар 200 метр араны лаеклы уздылар.
Спорт характерны һәм рух ныклыгын балачактан чыныктыра!
Светлана Шириня.
Автор фотолары.

Спорт балачактан рух ныклыгын чыныктыра
Спорт балачактан рух ныклыгын чыныктыра
Спорт балачактан рух ныклыгын чыныктыра
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас