Уникенче тапкыр!
Көзге чагу төсләр, урман хозурлыгы, саф һава, һәм, әлбәттә, истәлекле бизәкләргә бай чара үзе – рус әдәбиятының көмеш гасырының күренекле шагыйрәсе иҗатын сөючеләр белән күңелле очрашу, шигърият минутлары бирегә килгән һәркем өчен бүләк булды.
Ә ни өчен нәкъ монда шундый әдәби фестиваль үткәрелә соң? 1911 елның июлендә яшь Марина Цветаева безнең якларга булачак ире Сергей Эфрон белән кымыз белән дәваланырга киләләр. Өсәнивановкалылар шушы вакыйга турында истәлекне кадерләп саклыйлар. 1992 елда М.И. Цветаеваның 100 еллегына авылда шагыйрәгә дөньяда беренче тапкыр һәйкәл куела (автор – сынчы Уфа скульпторы Юрий Солдатов). Бер елдан лесничество бинасында Цветаева музее ачыла. Быел бәйрәм музейның 30 еллыгына багышланды. Аны оештыручылар туган төбәкне өйрәнүче Полина Кудинова һәм беренче директор Татьяна Тарасенко.
2012 елдан бирле “Белебеевские известия” редакциясе башлангычында район хакимияте ярдәме белән ел саен “Цветаева учагы” әдәби бәйрәме уздырыла.
Шигърият бәйрәменең гимны... Фестиваль башында торучыларның Цветаева учагын кабызуы... Ирекле микрофон... Уфадан, Бәләбәйдән, Приюттан килгән җыр ансамбльләренең һәм аерым катнашучыларның чыгышлары, шагыйрәнең шигырьләрен, аңа багышлауларын сөйләүләре, сүзләренә язылган җырларны башкару, музейга истәлекле бүләкләр, китаплар тапшыру, фотоларга төшүләр, җылы сүз, хис-тойгылар ташкыны... Учакта пешкән бәрәңге, сыйлы табында самовар чәе белән сыйлану... Боларның һәрберсе турында тәфсилләп сөйләрлек, әмма, әмма... Шулай да берничәсенә генә тукталыйк.
Бәләбәй Үзәк китапханәсе китапханәчесе Рәсимә Салимова музейга, оештыручыларга һ.б. Бәләбәй иҗатчыларының Цветаевага багышланган шигырьләрен туплап үзе эшләгән җыентыгын тапшырса, Гөлфия Зиннәтуллина Самарадан алып кайткан бик тә истәлекле китап бүләк итте. Бу “После России” китабын Цветаева иҗатын сөюче Быкова Елена гади басу машинкасында баскан, узган гасырның 50 нче елларында ук, ул инде саргая төшкән, анда яшь Маринаның 1922-1925 еллардагы өч дәфтәре – шигырләре тупланган.
Кыскасы, бу чараның искиткеч матур үз йолалары күп һәм саклана. Төрле елларда Русиянең төрле төбәкләреннән шагыйрә иҗатын сөючеләр бирегә килә, котлау хатлары җибәрә... Ел саен күңелле яңалыклар өстәлеп, аның эчтәлеге баеганнан-байый, төрлеләнә. Уфа кунаклары композитор Айсылу Сәлмәнова “Ә мин юк!” дип атап, “Йокысызлык” циклына өч романс язган. Әсәрләрне вокалчы Александра Дормидонтова (меццо- сопрано) башкарды (аккомпаниатор Гүзәл Рамазанова). Табигатьтә классиканың яңыгыравы үзе бер могҗиза булды. Рәхмәт яусын аларга!
«Ак калфаклар» да катнашты!
Бу юлы беренче мәртәбә Галия Әхмәтшина җитәкчелегендәге Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының шул исемдәге татар җыры төркеменең (җитәкчесе Зөлфирә Әүбакирова) катнашуы ямь өстенә ямь булды дисәм, һич тә артык булмас. Гап-гади, чалбар, куртка кигән башкалар арасында нәфис ак калфаклы, ак шарфлы, чем яшел күлмәкле ханымнарга чарада катнашучылар гына соклануларын белдереп калмады, көзге төсләргә манчылган агачлар да, җырлы чишмә дә таң калып карап тордылар сыман.
Цветаева шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән, шул исәптән татар теленә дә. “Ак калфак” төркеме кызлары берничә шигыренең әнә шул татарчага тәрҗемәләрен укып ишеттерделәр. Ә аннары көен Зөлфирә Хәбиб кызы иҗат иткән “Душа и имя” җырын башкардылар. Рус шигърятен сөючеләргә шагыйрәнең иҗатын менә шулай тәкъдим итү ошады, көчле кул чабулар шул хакта сөйли.
Талант иясе Зөлфирә
Сүз дә юк, унике ел буе уздырылып килгән бу әдәби бәйрәмне оешыручылар, аны әзерләүчеләр бик күп. Цветаева музееннан тыш, элегрәк әдәби учакны сүндермичә тотучыларның берсе Олег Данилин булса, хәзер инде Любовь Иванова, һәм тагын үз өлешләрен кертүче байтак исемнәрне санап үтәргә була. Шулардан музыка белгече, һәвәскәр композитор Зөлфирә Әүбакировага аерым тукталасым килә. Ул унике елда Цветаева шигырьләренең тирәнлеген ачып салган күпме искиткеч көйләр иҗат итте, аларны Өсән-Иваново мәктәбе укучыларына өйрәтте һәм өйрәтә, кабатланмас тавышы белән үзе дә башкара. Бәләбәйдә яшәмәсә дә, “Ак калфак” төркемен дә һөнәри кимәлдә җырларга өйрәтү мөмкинлеген таба. Фестиваль саен яңгыраган гимнның да көен ул язды, ә сүзләре Любовь Иванованыкы. Тыйнак талант иясе Зөлфирә ханым музыкаль яктан чараның бизәүчесе- җаны булды дисәм, бер дә ялгышмам.
***
Бәйрәм тәмамлангач та татар һәм рус телләрендә җырлар, эчкерсез сөйләшүләр, аралашу-көлешүләр дәвам итте. Менә шулай, урман кочагында дуслар уртасында уникенче Цветаева учагы ялкынланып янды, очкыннары һәркем күңеленә очып кунды да серле шигърият дөньясына гыйшык утын тагын да көчәйтеп җибәрде.
Зәйфә Салихова.
Елена Петрова фотолары.