

Алкогольле продукцияны күпләп куллануга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча урындагы үзидарә органнары эшчәнлеген дәртләндерүгә юнәлтелгән конкурсны әзерләү буенча оештыру комитетын район хакимияте башлыгы урынбасары Александр Смородин җитәкли.
Конкурста катнашу турында белдергән яшәү пунктларында төрле мәгълүмати- агарту, мәдәни-спорт чаралары узачак, шул исәптән Бөтенрусия һәм Бөтендөнья айныклык көннәренә багышлап та.
Презентация материалларын яклаганнан һәм бәяләгәннән соң жюри 10 декабргьә кадәр “Аек авыл” конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен ачыклый.
Римма Солтанова әзерләде.