Мондый дәрәҗәдә конкурс беренче тапкыр үткәрелде. Республиканың төрле тарафларыннан 38 ирекле янгын командасы җиңү өчен көрәш алып барды. Ярышлар төп техникада да (янгын машиналары), шулай ук автоцистерналардан файдаланып, яраклаштырылганында да үтте.
Бәләбәй районыннан Максимгорький авыл биләмәсенең янгын командасы катнашты, ул муниципаль этапта беренче урын алган иде. Ирекле янгын сүндерүчеләр Михаил Сорокин белән Дамир Абуталипов дәрт һәм җиңү теләге белән спорт көрәшендә алыштылар. Бер команда да артта калырга теләмәде!
Ярышларның нәтиҗәләре буенча бәләбәйлеләр көндәшләреннән берничә секундка гына калышып, иң яхшы бишлеккә керделәр.
Җиңүчеләр кубоклар һәим призлар белән бүләкләнделәр, алар арасында – янгын автомобиле һәм автоцистерна. Призерлар бүләккә янгын сүндерүче киемнәре алдылар.
Светлана Шириня әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан.