– Вак таш сипкәнче юл нинди иде дә һәм хәзер нинди – аерылып тора, – дип сөйли инициатива төркеме рәисе, шушы урамда яшәүче Флүзә Сәлимова. – Яңгырлы көннәрдә җәяүлеләргә дә, машинадагыларга да моннан йөрүе кыен иде. Аның каравы хәзер балалар мәктәп автобусы тукталышына рәхәтләнеп баралар. Өлкән яшьтәгеләр көн озынына почтага, кибетләргә, балалар бакчасына, авыл китапханәсенә һәм фельдшер-акушерлык пунктына йөреп кенә торалар.
Төркем рәисе сүзләренә караганда, “Шоссе урамында юлны ремонтлау” проектын гамәлгә ашыруга Пахарь авылында яшәүче күпләр акчалата өлеш керткәннәр.
– Без авылдашларга, район хакимиятенә, безнең спонсорларга, ә алар “Башкорт ит компаниясе” җәмгыятенең генераль директоры Ринат Зәйнуллин һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гаяз Габдрахимов, күптәнге хыялыбызны тоормышка ашырган өчен бик рәхмәтлебез. Юл – тормыш ул дип юкка гына әйтмиләр, – дип дәвам итте, күпьеллык стажлы педагог Флүзә Рафаэль кызы.
Донской авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр ППМИ проектларының республика конкурсында җиңү өчен төп шартларның берсе халыкның активлыгы икәнен үз мисалларында күрделәр. Быел да алар социаль инфраструктураны үстерү буенча яңа проект белән әлеге программада катнашырга ниятлиләр.
Римма Солтанова
Фоторларда: Шоссе урамында юл элек һәм ремонттан соң.