+1 °С
Болытлы
Реконструкциянең беренче этабы тәмамланганнан соң Октябрь революциясе урамында транспорт хәрәкәте һәр якка бер полоса буенча оештырылачак. Ә икенче этап кысаларында йортлар реставрацияләнәчәк.
- Октябрь революциясе урамындагы эшләр - Уфада иң колачлы инфраструктура проектларының берсе. Без аны этаплап башкарабыз. Әлегә юл ясыйбыз, тротуарларны киңәйтәбез. Безнең максат – биредә чын мәгънәсендә Уфа Арбаты барлыкка китерү: киң күперле, тротуарлы, ярымҗәяүле зона һәм ял итү урыны. Бу йортларның һәрберсен матурлаячакбыз, - диде Радий Хәбиров.