Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2023, 15:00

Башкортстанда “Педагогик диктант” яздылар

Бөтенрусия акциясе М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында үтте.

Башкортстанда “Педагогик диктант” яздылар
Башкортстанда “Педагогик диктант” яздылар

23 сентябрьдә Русиянең 89 төбәгендә икенче тапкыр “Педагогик диктант”  яздылар. Уфада акция М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында узды.

100дән артык студент һәм укытучылар, педагогик осталыкта үз көчләрен сынап карау өчен, Акмулла университетының ике аудиториясенә җыелдылар. Акциядә катнашучылар К.Д. Ушинский әсәреннән өзек тыңладылар һәм, үзләренең һөнәри тәҗрибәләрен кулланып, анда күтәрелгән мәсьәләләр буенча ике сәгатьтән артык уйланып, аларны хәл итү юлларын эзләделәр.

“Педагогик диктант”ның текстын педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы Людмила Гыйрфанова һәм педагогика фәннәре кандидаты, доцент, «Башкортстан ел укытучысы – 2021» конкурсында абсолют җиңүче, Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы Лилия Муллагалиева укыды.

“Педагогик диктант” язучылар Бөтенрусия акциясенең партнеры “Русия – минем тарихым” тарихи паркына билетлар белән бүләкләнде.

БДУ/ Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: