Бүген, 25 сентябрьдә, республикада көн кояшлы булмакчы, явым-төшем көтелми. Бу хакта Башгидромет хәбәр итә. Талгын җил көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы көндез +20, +25 градус.
Сишәмбе көнне, 26 сентябрьдә, бераз яңгыр явып узуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +3, +8 градус, көндез +16, +21 градус.
Чәршәмбе көнне, 27 сентябрьдә, шулай ук әллә ни явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +3, +8 градус, көндез +16, +21 градус.
Гомумән алганда һава торышына сөенеп кенә торырлык.
Чыганак: bashinform.ru
Елена Петрова фотосы