Исегезгә төшерәбез, 2022 елның җәендә исерек Марс Гузаяров “Ауди А5” руле артында тизлеген арттырып, каршы юлга чыгып, дүрт яшь кызны таптаткан иде. Алар авария урынында җан бирделәр.
Суд гаеплене 13 елга төрмәгә утырту, һәр каза күргән гаиләгә берәр миллион күләмендә компенсация түләүгә хөукем итте. Күпмедер вакыттан Башкортстан Югары суды срокны 11 елга кадәр киметте.
Һәлак булган кызларның ата-аналары аптырашта. Аларга үлгән балалары өчен компенсация килә башлавын сөйләделәр: кемгәдер 1 тиен, кемгәдер 6 тиен килгән...
Һәлак булган кызларның туганнары бу фаҗигагә гаеплегә гомерлек срок та аз, диләр.
Башкортстаным/ яңалыклар.