Республикада рапс үстерүче хуҗалыклар саны елдан-ел арта. Илеш, Авыргазы һәм Стәрлетамак районнарында ул зур мәйданнарны били. Кызганычка каршы, быел җәй башындагы корылыкка рапс башка культураларга караганда ныграк биреште.
Стәрлебаш районында Вадим Кинҗәгуловның крестьян-фермер хуҗалыгы әлеге табышлы культураны быел 65 гектарда чәчте. Булдыклы яшь җитәкче рапсны беренче ел гына игә һәм аның керемле булачагына ышана.
Бу көннәрдә фермер хуҗалыгында рапс уңышын җыю дәвам итә. Яшерган авыл Советы депутаты, алдынгы механизатор Руслан Саягфәров комбайны суктырган кыйммәтле басу культурасын “КамАЗ” водительләре Салават Галимов белән Наил Гәрәев туры элеваторга ташый.
Якынча исәпләүләр буенча, рапс төшеме һәр гектардан уртача 21 центнер тәшкил итә. Аграр белгечләр әлеге күрсәткечне Стәрлебаш районындагы табигый климатик шартлар өчен яхшы, дип бәяли.
«Кызыл таң» материалы буенча.