Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2023, 14:00

Яшь армиячылар барсын да булдыра!

 15 нче урта мәктәп биләмәсендә (“Яшьтәш” яшьләр сәясәте учреждениесе) Бәләбәй районының яшь армиячылары арасында IV “Триумф” муниципаль патриотик фестивале узды.

Яшь армиячылар барсын да булдыра!
Яшь армиячылар барсын да булдыра!

Конкурста җиңү өчен үз эмблемасы, формасы булган тугыз команда көрәште: “СОБР” (1 нче гимназия), “БГИ” ( Башкорт гимназия-интернаты), “Патриот” (Татар гимназиясе), “Разведчиклар” (Чуваш гимназиясе), “Факел” (1 нче мәктәп), “Русичи” (8 нче мәктәп), “Патриотлар” (15 нче мәктәп), “Ялкын” (17 нче мәктәп), “Арсенал-Армата” (41 нче мәктәп).

Командалар строй әзерлеге смотрында, катнаш эстафета, физик әзерлек, ММГ АК-74не сүтеп-җыю һ.б. сынау күнекмәләрен үтәделәр, “Русия сугыш тарихының истәлекле даталары “ викторинасында һ.б. белемнәрен күрсәттеләр.

Бөтен командалар да этапларны лаеклы үттеләр. 1 нче гимназиядән “СОБР” командасы җиңү яулады, татар гимназиясе командасы – икенче урында,  “Русичи” командасы өченче урынны алды. Катнашкан барлык командалар грамоталар, бүләкләр белән бүләкләнде.

Регина Фәизова.

Фотолар “Яшьтәш” учреждениесеннән.

Яшь армиячылар барсын да булдыра!
Яшь армиячылар барсын да булдыра!
Яшь армиячылар барсын да булдыра!
Яшь армиячылар барсын да булдыра!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: