Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2023, 12:00

Белү зыян итмәс. Кан куермасын өчен нишләргә?

 Аның бер гади генә ысулы бар.

Белү зыян итмәс. Кан куермасын өчен нишләргә?
Белү зыян итмәс. Кан куермасын өчен нишләргә?

 

Мәгълүм булуынча, организмда кан  су җитмәү сәбәпле куера. Нәтиҗәдә, иммунитет какшый, чөнки организмны чистарта торган ресурслар җитешми башлый, үт куера (бу исә үт куыгында таш барлыкка килү белән яный).

Нәрсә дә булса кабып куясыгыз килә икән, ашарга ашыкмагыз, бу сусау сигналы. Димәк,  су эчәргә кирәк.

Табиблар һәр иртәне бер стакан су эчеп башларга киңәш итә. Бу гадәт кайбер куркыныч нәтиҗәләрне булдырмаячак. Салкын суга караганда, җылысы файдалырак. 

Гәүдәнең бер килограмм авырлыгына 30-40 мл чамасы су таләп ителә. Ягъни авырлыгыгыз 70 кг икән, 1-1,5 стакан су таман булыр.

Кан куерып, кан әйләнеше бозыла икән, беренче чиратта, кул, аяк бармаклары ойый, чәнчи башлый, алрның төсе үзгәрә, кул-аяклар өши. 

Дуслар, исән-имин булыйк!

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: