Бу юлы ул Аксаков нәселеннән Надеждинода бердәнбер туучы – Иван Сергеевич Аксаковның 200 еллыгына багышланды.
Иван Аксаковны чукындырган Димитрий Солунский чиркәвендә Бөтен Аксаковлар рухына гыйбадәт кылынды.
Кунаклар Сергей Аксаков һәйкәленә чәчкәләр салдылар (һәйкәлнең авторы – белорус сынчысы Иван Миско).
Аксаковлар гаиләсе музеенда экскурсиядә бәйрәмдә катнашучылар Аксаковлар турында яңа китаплар белән таныштылар, Кәсепләр йортында булдылар һ.б.
Ә музей комплексы алдында мәйданда милли ихаталар белән “Ачыл, күңел!” бәйрәме гөрләде, анда бәйрәм кунаклары безнең районда яшәгән халыкларның милли мәдәниятләре гөлләмәсен күрделәр, сый-нигъмәтләреннән авыз иттеләр.
Бәйрәм Бәләбәйдә дәвам итте, ул кич зур конерт белән тәмамланды.
Любовь Иванова материалы буенча
Елена Петрова фотолары.