Новости
3 Октября 2023, 05:00

Ай эчәбез, эчәбез...

Бүген күп илләрдә Бөтендөнья аеклык һәм эчкелеккә каршы көрәш көне кысаларында чаралар уздырыла

Добавить в предпочтительные источники Google
Ай эчәбез, эчәбез...Ай эчәбез, эчәбез...
Ай эчәбез, эчәбез...

 Бу дата рәсми түгел. Шулай да медицина һәм социаль хезмәткәрләр бөтен дөнья буйлап чаң кагалар, кешелекне эчкечелек проблемасына, аның нәтиҗәләренә игьтибар итәргә чакыралар. Һәм юкка түгел!
Шул каһәр суккан эчке, эчкечелек аркасында күпмеләр фани дөнья белән хушлаша, күпме гаиләләр җимерелә, күпме балалар бәхетле балачактан мәхрүм.
Ә беркем дә алкогольле эчемлекләр эчмәсә, яшәү нинди булыр иде икән?..
Ә әлегә:
Ай эчәбез,эчәбез,
Кая безнең шешәбез?
Түбән очта Әксәннәрдә
Калган икән шешәбез,
дип хәмер эзләүчеләрдән, эчке корбаннарыннан арынганыбыз юк шул. Кызганыч...
Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас